Искәндәр Нәҗмиев
Энҗе — бәхет юлдашы
Минем әниемнең исеме — Энҗе. Көнчыгыш халыкларында энҗе мәрҗән бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче затлы әйбер булып санала.
Чыннан да, балаларына сәламәтлек һәм бәхет кенә теләүче, җир йөзендәге иң изге кеше — әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием — кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Ул үзебезнең мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укыта. Әнием үз эшен бик ярата. Шуңа күрә укучылары да, коллегалары да хөрмәт итәләр үзен.
Энҗе әле тагын бик матур чәчәк исеме дә. Минем әнием үзе дә чәчәкләр үстерергә ярата. Җәй буе өй каршыбыз шау чәчәктә утыра.
Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер, мөгаен.
Без әниебезгә кадерләп, назлап “әнием” дип әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз кеше бит ул.
Мамадыш муниципаль районы Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Искәндәр Нәҗмиев ( 9 яшь) язмасын тулысынча “Татарлар” газетасыннан укый аласыз.