Марина Гыйбадуллина
Газиз әнием
Шау-шулы шәһәр урамыннан уйга батып каядыр ашыга идем. Әйләнә-тирәдәгеләрнең һәркайсының үз дөньясы, үз мәшәкатьләре. Үзәктәге чәйханә яныннан үтеп барганда, борынымны кинәт яңа пешкән икмәк исе ярып керде. Мин каядыр ашыгуымны да онытып, кинәттән туктап калдым.
Икмәк исе! Балачак исе! Әни исе! Әйе, әйе!!! Нәкъ менә әни исе! Бер мизгел эчендә мин инде еракта калган бала чагыма кайткандай булдым.
Минем әнием иң изге һөнәрләрнең берсе – икмәк пешерүче булып эшләде. Яңа пешкән икмәк исе борыныма кергән саен, мин алтын куллы әниемне сагынам, бәхетле бала чагыма кайтам. Әй, ул вакыттагы мавыктыргыч та, кызыклы да вакыйгалар! Әнием һәм әтием миңа чын мәгънәсендә беркайгысыз балачак бүләк иткәннәр.
Әллә төпчек бала булганга, әллә балалар бакчасына авырлык белән ияләшкәнгә, әнием еш кына мине үзе белән эшкә алып бара иде. Иртүк торып, кышкы салкында да, язның һәм көзнең пычрагында да без ипи пешерергә китә идек. Кичтән салып калдырган әче камыр исеннән, ягылган мичнең җылысыннан эреп, бераздан зур күәшнә өстендә изрәп йокыга да китә идем. Әнием исә, ипи басарга керешә. Зур күәшнәдәге аның кадәр камырны ничек басып бетерә алды икән дип, хәзер дә гаҗәпләнәм.
Камырны баскач, аны үлчәп формаларга тутыралар да, кабарганын көтәләр. Аннан мичкә. Аһ, ул яңа пешкән икмәк исе! Дөньяда аннан да тәмле ис бар микән?! Әниләребез дә шулай. Алардан да газиз, кадерле кешеләр булмый. Күбрәк әти кызы булсам да, кичләрен әни кочагына кереп ятып изрәп йокыга китүдән дә тәмлесе юк иде. Бөтен тормышын фидакарь хезмәттә үткәргән әнием безгә дә шундый тәрбия бирде. Мәктәптән кайтышыбызга без башкарасы эшләр исемлеге өстәлдәге кәгазь битенә язылып куела иде.
Марина Гыйбадуллина, Балтач районы Югары Сосна авылы.
Язманы тулысынча “Татарлар” газетасында укый аласыз.