Азалия Сибгатуллина
Әниемнең җылы кочагы
Әни! Әниемнең җылы кочагы, аның ягымлы күзләре, йомшак куллары,назлы иркәләве, ихлас елмаюлары…Тагын әллә никадәр матур сүзләр язып булыр иде әнием турында. Шулай шул: дөньяда беркем белән дә алыштыргысыз бердәнбер затлар ул әниләр.
Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә укытучыбыз Фоат Садриевның “Таң җиле” әсәреннән бер өзек тәкъдим итте:” Кадерле укучым! Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел – болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан “. Бу сүзләр көне буе колагымда чыңлап торды . Әдипнең әнисе турында әйткән матур сүзләре, фикерләре мине дә үз әнием турында язарга этәрде.
Әниемнең исеме — Гөлсылу. Аның мәгънәсе искиткеч: “сылу, матур гөл “дигәнне аңлата. Әнием үзе дә гөл төсле матур, күркәм, өстәвенә уңган да.Үзе кебек матур гөлләр үстерә, безгә тәмле ашлар пешерә, кул эшләре белән шөгыльләнә. Аның өстенә безне — өч баланы чиста-пөхтә йөртергә, дәресләр карашырга да өлгерә.
Мөхәммәт пәйгамбәр әйткән бит: “Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тирбәтә.” Бу сүзләр бүген дә актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм мин.Иң беренче чиратта әни миңа дус һәм фикердәш. Ул иҗади кеше. Күз явын алырлык әйберләрне юк кына нәрсәдән ясый да куя . Оста итеп бии дә, шигырь сөйләве дә күңелгә үтеп керерлек килеп чыга аның. “Дөньяда бит төрле хәлләр була”, — ди ул. Югалып калмаска кирәк дип өйрәтә.
Азалия Сибгатуллина, 7 нче сыйныф укучысы
Бу язманы тулысынча “Татарлар” газетасында укый алырсыз.