Раушания Захарова
Әниемнең җылы кочагы
Бүген мин әниемне төшемдә күрдем. Гадәтенчә елмаеп, яныма килде:”Кызым, хәлләрең ничек соң?”-диде һәм гомере буе авыр эштә эшләп, сөялләнеп беткән, ләкин минем өчен дөньядагы барлык куллардан да йомшаграк, назлырак булган куллары белән, исән чагындагыча чәчләремнән сыйпады. Тагы нидер әйтмәкче, сорамакчы булып, күзләремә төбәп карады. Шул вакытта мин, әниемнең бу дөньяда инде күптән юклыгын исемә төшердем. Аны югалту, гомерлеккә анннан аерылып калу ачысы, яңадан йөрәгемне өтеп алгандай булды.”Әнием, мин сине шундый сагындым”,-дип, аңа тагы да ныграк сыендым. Ләкин ул дәшми тынмый гына мине ике куллап читкә этәрде һәм артка чигенә-чигенә юк булды. Мин җан ачысы белән: “Әнием, китмә, китмә!”- дип үкси-үкси, күз яшьләремә буылып, уянып киттем. Тагы, тагы китте бит әнием. Гел дә әнә шулай, гомерем буе шул бер үк төш мине азаплый. Әнием үлгәндә әле мин мәктәптә укучы бер үсмер кыз гына идем. Аның үлеме белән эйтерсең лә вакыт тукталды. Тормыш күген караңгылык каплады. Ләкин яшәргә кирәк иде. Минем бит әле үземнән күпкә кечерәк энем һәм бер яшькэ генә өлкәнрәк абыем да бар иде. Энемнең өй ишегенең ике яңагына кечкенә куллары белән таянып: “Әнине бирмим, җибәрмим”,-дип елап басып торуы, әле дә күз алдымда.
Әнә шулай, беребездән беребез кечерәк өч бала, өелеп ятим калдык. Ах, ул ятимлекләр. Ятимлек белән бергә килгән кимсетелүләр. Сыйныфташ кызларымның әниләре, мәктәпкә аларның чәчләрен ал тасмалар белән матурлап үреп җибәрәләр иде. Ә мин, кемдер ташлап калдырган велосипед көпчәгенең тишек камерасын табып алып, аны юып, тар гына итеп кисеп, чәчемне шунын белән җыеп йөртә идем. Бәйрәмнәрдә иптәш кызларым, сыйныфташларым бар да, матурдан матур киемнәр кияләр иде. Алар арасында мин әкияттәге йолкыш каз бәбкәсен хәтерләтә идем.
Раушания Захарова, 56 яшь, Казан шәһәре.
Әлеге язманы тулысынча “Татарлар” газетасында укырга мөмкин булачак.