Алсу Зиннурова
Әни бер генә буламы?
Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…Һ.Такташ
Һади Такташның әнә шул шигъри юллары белән, 8 нче сыйныфта укыганда, әниләргә багышланган иншамны башлап җибәргәнем әле дә истә. Хәзер дә шул юллар искә төште. Алар һәрвакыт актуаль булып калачак, минемчә. Чыннан да, өч хәрефтән торган бу бөек сүз үз эченә нинди зур мәгънә сыйдырган.
Кечкенәдән һәр кешегә үз әнисе иң матуры, иң яхшысы, иң-иңе… Ә менә әни бер генә буламы икән? Кеше тормышында әнине беркем дә алыштыра алмыймы икән? Мондый сорау биргәнемә аптырамагыз. Сезне аптыратмыйм, үземнең тарихымны бәян итеп китим.
Бу дөньяда Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен мин. Үз әнием, яраткан, кадерле әнием өчен рәхмәтлемен. Сабый чакта иркә бала булып, әти-әнинең бердәнбер сөйгән кызчыгы булып үстеп мин. Ни кызганыч, 4 яшемдә булганда әтием үлеп китте. Әни минем өчен әти дә, әни дә булды. Әниемнең мине иркәләүләре, матур итеп дәшүләре әле дә истә. Әнием яхшы эштә эшләгәнлектән, минем өстемдә һәрчак яңа күлмәк булыр иде. Зур шәһәргә барса, миңа уенчык яисә кием алмыйча кайтмас иде. Юк, уйламагыз, гел иркәләп кенә тормады. Суккалаган, орышкан чаклар да булды. Шуңа күрә әни дә бит инде ул. “Әни бер генә була бит ул!”,- дияргә ярата иде. Бер үзенә тормышны тартырга туры килсә дә, авырлыкка бирешмәде. Авыр булгандыр, әмма ул аны сиздертмәде. Тәрбияләде. Үстерде. Яратты.
Бәхетле бала чагым 10 яшемдә тукталды. Әйе, тукталды. Әнием кинәттән үлеп китте. Үләр алдыннан итәгенә утыртып: “Кызым, бу дөньяда сине миннән дә каты яратучы юк!”,- дигәне әле дә истә. “Әни кеше генә баласын үлеп ярата, әни бер генә була!”,- диде. “Ни өчен шулай әйтте икән?”, дигән уйлар килде шулчак. Юкса, минем туганнарым бар. Дусларың, якыннарың булса да, Әни яратуы башкача икән ул…
Алсу Зиннурова, Казан.
Бу язманы тулысынча “Татарлар” газетасында укый алырсыз.