Азалия Фәсләхова
Әниемнең җылы кочагы.
Әниемнең җылы кочагына
Күпме сөю, наз сыйган,
Ягымлы карашларында
Дөнья нуры чагылган.
Дөнъяга сабыйны хатын-кыз таба, ләкин ниндидер язмыш сынавы аркасында кайберәүләр ана назыннан мәхрүм булып үсә. Ни генә булмасын, дөньяга сабыйны хатын-кыз таба.
“Без әти-әнине сайламыйбыз” дигәнне ишеткәнем бар. Мин, тулы гаиләдә үскән бала буларак, ул яктан бик бәхетле. Минем әнием кыска буйлы, ябык гәүдәле хатын-кыз булса да, безнең гаиләбезне берләштереп торучы, тормыш сынауларына бирешми, өмет белән алга әйдәп баручы кеше.
Әнием, Фәсләхова Илүзә Индүс кызы, ишле гаиләдә үсә. Ул бик яшьли әнисез кала (22 яшендә). “Әни үлгәч, дөнъя беткән кебек иде. Дүрт яктан да убылгандай булды. Яшәү яме калмады”, — диеп, әнием бу хәлләрне елый-елый искә ала. Авыл җирендә эш күп, балачактан ук йорт-кураны карарга, барлык эшләрне башкарырга туры килгән әниемә. Мәктәпне тәмамлап, бухгалтерлыкка укып, туган авылына колхозга эшкә кайта. Шунда эшләп йөргән мәлдә, булачак тормыш иптәшен — әтиемне очрата. “Кап-кара, озын чәчле кызны күргәч, аптырап калдым”, — диеп сөйләргә ярата әтием. “Чегән кызына охшаган, мөләемлелеге, сөйкемлелеге белән башка кызлардан аерылып тора иде”.
Без гаиләдә өч кыз. Әниебез безгә яхшы тәрбия бирде, тормыш мәшәкәтләренә баш имәскә өйрәтте. Өч кызны да тигез итеп карап үстерде. Бәләкәй чагында без үпкәләмәсен өчен өчебезгә дә бөтен әйберне бер төрле алып, тигез итеп бүлә иде.
Азалия Фәсләхова, 27 яшь, Казан шәһәре.
Иншаны тулысынча “Татарлар” газетасында укый аласыз.