Фирая Мингалиева
Әниемнең җылы кочагы
Әнием Сания Ризван кызы Ганиуллина 1933нче елның 25нче ноябрендә туа. Хәзер искә алам: кайчан йоклаган да, ашарга пешерергә җитешкән, ашаган микән әнием үзе. 40 ел тоташ фермада эшләде ул. Эшкә киткәнче иртәнге малны карап, сыерны савып, бәрәннәрне имезеп, кош-кортны карап, вакытында эшкә җитешкән. Нинди көч кирәк булган, ничек түзгән икән әнием… Әти көн буе эштә. Караңгыдан чыгып китә, караңгыда гына кайта. “ДТ-75” тракторында эшләде ул. Ничек чыдады, ничек түзде икән әни балакаем. Кечкенә генә гәүдәле, бик чибәр ханым ул. Бик күркәм итеп киенергә яратты. Кул арасына керә башлау белән без аңа булышырга тырыштык, эшкә чирканып карамадык. Ялкаулык безнең өчен түгел иде. Ә без бит әнигә сигез бала идек. Ул безне орышканда: “Берәүнең сигез чебие дә юк бит”, – дип ачулана иде. Әйтүе генә ансат, сигез дип.
Шулай күңелле итеп, шау-гөр килеп үстек. Без бернәрсәдән дә борын чөермәдек. Әни безне барыбызны да, хәтта малайларны да, оекбаш, бияләй бәйләргә өйрәтте. Оекбаш, бияләйләрне үзебез бәйләп кидек, бер әни ничек җитешергә тиеш. Утынны да, печәнне дә үзебез әзерләдек. Урманнан утынны бергәләп әзерләр идек, малайлар атка төярләр иде, без кызлар ташыша идек. Станда утынны пычкы белән кисеп, аннары ярып, матур итеп әрдәнәләргә өя торган идек.
Чикләвекне авылда, безнең әни генә оста итеп җыя торгандыр. Ул урманга, яфрак саргаеп, чикләвек кәшәнкәсеннән тәмам коела башлагач кына барып кайта. Киптергәндә, кайберәүләр шикелле, мичкә салмый, өйалдының туры түбәсенә палас җәеп, кояшка тарата. Чикләвекнең бер өлешен безгә – төрлебез төрле якка таралышкан балаларына шулай күчтәнәч итеп җибәрсә, калганын Сабан туе алдыннан яулык җыйганда кергән егетләрнең, малайларның кесәләренә салып чыгара.
Әниемнең Чистайга чикләвек сатарга барганы хәтеремдә. Элекке елларда бик шәп була иде ул чикләвек. Без балалар да җыя идек. Аны сатып, китап-дәфтәр ала, кыз-кыркын исә вак-төяк кием-салым юнәтә иде. Гомумән, чикләвек кенә түгел җиләк тә җыеп сата идек. Кышын шәл бәйли идек сатарга.
Мамадыш шәһәреннән Фирая Мингалиева язмасын тулысынча “Татарлар” газетасында укый аласыз.
Ләйсән Мөбәрәкшина говорит:
Уңышлар сезгә!