Илвена Садыйкова
Әниемнең җылы кочагы
Әнкәй, әни, нәнә, инәй… Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең барыбер бер үк кала. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, бишек җырлары җырлап, төннәрен, минем өчен борчылып йокламаган, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана бит син.
Минем газиз әнием Гимаева Гөлнара Җәвит кызы Чакмагыш районы Байбулат авылында дөньяга килә. Минем өчен иң якын кешем ул. Исемен дә бит җисеменә туры китереп, Гөлнара дип кушканнар. Гарәп телендә Гөлнара — анар чәчәге диеп тәрҗемә ителә икән. Чыннан да, минем әнием – бу дөнья бер зур матур чәчәк булып тора. Ул шушы көннәргә кадәр һәрчак янымда ярдәм итә, авыр чакларымда да минем янымнан китми. Мин әниемә шуның өчен мең рәхмәтлемен. Дөньяда әниләрдән дә ягымлырак, изгерәк, олы йөрәкле кешеләр юктыр.
Минем әниемнең йөзе дә, гәүдәсе дә бик матур. Ул бик тырыш, эшләрен җиренә җиткереп эшли торган кеше. Аның күзләре изумруд төсле. Битләренә мәхәббәт чокырлары ясап көлгән хәлдә күз алдыма китерәм мин аны, әнием эш буенча каядыр китеп баргач, бик сагынам.
Кызганычка каршы миңа чит җирдә торып укырга туры килде, әммә, ял көннәрендә әнием кырына очып кайтырга тырышам. Ул мине тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр белән өзелеп көтеп тора. Аның күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатлана. Гел эшләп юрырга гына күнеккән кулларын, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерә. Шул җылы кочакларына кереп сыенудан башка бернәрсә дә кирәкми бу дөньяда.
Өебездә дә шундый ук пөхтәлек. Аны барыбыз бергәләп саклыйбыз. Тырыш әниебезнең артыбыздан җыеп армавын телибез һәм, аның төп сыйфатлары итеп, нечкә күңеллелеген, кешеләргә карата миһербанлылыгын, ярдәмчеллеген саныйбыз. Йомшак, юмарт әнием берсен дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Кеше хәсрәтен үзенекедәй күтәрә алган андый аналар аз түгел, әлбәттә, ә мин аны барыбер әнә шуның өчен яратам. Кемгәдер бер-бер яхшылык эшләгәннән соң, күзләре тагын да очкынланыбрак яна, иреннәре җәелебрәк елмая шикелле. Кешене тышкы кыяфәте буенча бәяләмиләр дип юкка әйтмәгәннәр бит.
Садыйкова Илвена Искәндәр кызы,
М.Акмулла исемендәге БДПУның 4 курс студенты.
Иншаны тулысынча “Татарлар” газетасының киләсе чыгарылышларында укый алырсыз.