Көтәсең хәбәребезне, кайларда йөрмәсәк тә.
Син керәсең хәлебезгә, без керә белмәсәк тә.
(З.Нагаева )
Әни, әнкәй, әнием… Әлеге сүзләр һәркем өчен дә иң кадерле, иң изге сүзләр. Йөрәк түренә үтеп кереп, анда гомергә урын алган, уелып калган, җанга якын Әни сүзе.
Бер борчусыз, үсмер еллар искә төшә… Иркә кызчык булып, болын буйлап чабасы, аллы-гөлле чәчәкләргә кунган күбәләкләрне куасы, яшел хәтфә чирәмгә ятып ауныйсы, ә аннары, берни булмагандай, әнинең итәгенә башны саласы да, барлык дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп татлы йокыга таласы килгән көннәр бихисап күп. Ләкин “Кызым, сабыр, түзем булырга кирәк” дигән әнинең сүзләре искә төшә дә, кабаттан энергия өстәлгән төсле булып китә, тормышка башка төрле яктан карый башлыйсың.
Минем әниемнең исеме – Закирҗанова Тәнзилә Мөхәмәтнур кызы. 1962нче елның 3нче мартында дөньяга килгән. Язның беренче билгеләре табигатьне ямьләндергән вакыт булгангамы, кышның язга бирешергә теләмәгән чагын туры китергәнгәме, үҗәтлек, гел алга омтылу, шул ук вакытта нәфислек, самимилек билгеләре – болар барысы да Әниемдә тупланган. Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, бүгенге көндә дә өлкән тәрбияче булып эшли. Әниемне белә белгәннән алып аның тик утырганын, күңеле төшкән вакытларын белмим. Ни өчендер ул безгә андый вакытларын күрсәтми яки күрсәтергә тырышмый идеме, боегып, төшенкелеккә бирелеп, кул салындырып утырган чагын хәтерләмим. Һәрвакыт ачык йөз, шат күңел, табын тулы сый-нигъмәт белән каршы ала.
Иншаны тулысынча “Татарлар” газетасының
киләсе саннарында укый алырсыз
Поделитесь в соцсетях
Руфия говорит:
Ландыш Закиржанова
Аделина Мин говорит:
Иң матур шигыйрь! Бик ошады! Әниемә укыгач, аңа да ошады!!!
Гульназ говорит:
искиткеч,Ландыш Миргалимовна
Эльвина говорит:
Бик матур
Нурания говорит:
Молодцы!
Гульназ говорит:
Иншанын килэсе тиражында чыкканы котеп алабыз)
Мухитов Марсель говорит:
Мне понравилась статья