Раяна Гарипова
Әниемнең жылы кочагы
Газизләрдән газиз, кадерлеләрдән кадерле кем ул? дип сорасалар, мөгаен, бертавыштан “ӘНИ”, дип җавап бирербез. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, куңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче, без авыртканда күкрәгенә кысып, ”балакаем минем ” дип, чын куңелдән борчылучы, ул –газиз әниләребез. Дөньяда сабый бала “әннә” дип беренче тапкыр аваз сала. Аннары гомер буе кеше әниләребезнең ягымлы карашларын, яратуын тоеп яши.
Бармы икән ул дөньяда ана күңеленә тиң итеп куярлык берәр нәрсә?! Дөньяда бөтен яктылыкны, нурны, моңны, сафлыкны үзенә туплаган ул — Әниләр йөрәге. Бүгенге көндә әниләребезгә багышланган бик күп шигырьләр, җырлар язылган, әсәрләр иҗат ителгән. Ничә ел ноябрьнең ахыргы атнасында Республикабыз күләмендә Әниләр көне дип бәйрәм ителә. Һәм шул уңайдан төрледән-төрле җыр, шигырь конкурслары үткәрелә. Ана булу тойгысы хатын-кызның гомерлек юлдашына әверелә, аның бөтен барлыгын чолгап ала.
Ләкин әни булу, үзенең шатлык-сөенечләре белән бергә, өлкәннәргә зур җаваплылык , олы бурычлар йөкли. Хәзер баласына гомер биреп тә, үз сабыена үзе тәрбия бирмәгән ата-аналарда бик күп очрый. Җан җимешенә карата җинаять кылучы аналар да юк түгел… Кайберләре сабыйларының авыру, гарип булуларын сылтау итеп, аларны приютларда калдырып китәләр. Шул ук вакытта инвалид балаларын җил-яңгыр тидермичә үстерүче, аларны дәвалау, аякка бастыру өчен кулдан килгәннең һәммәсен эшләргә әзер торучылар да җитәрлек тирә-ягыбызда.
Раяна Гарипова,7 яшь. Кукмара районы, Әсән-Елга авылы.
Иншаны тулысынча “Татарлар” газетасында укый аласыз.