Зәйфә Салихова
“ӘНИ, МИН СИНЕ ЯРАТАМ”
Дөньяда күпме матур сүз бардыр, белмим. Шулар арасында нинди телдә дә искиткеч матур яңгыраучы бер сүз бар. Ул – ӘНИ!
Бу сүзне әйтү, күрү, уку белән үк һәркем күңеленнән үзенә гомер бүләк итүче бердәнбер газиз кешесенә карата иң җылы хисләр дулкыны йөгереп узадыр. Башкача ничек булсын?! Бигрәк җылы, назлы, нурлы, якты, татлы сүз ич! Әни! Ә беләсезме нигә шундый ул? Әни үзе шундый булганга! Әни кочагы җылы, әни куллары назлы, әни күзләре нурлы, әни йөзе якты, әни теле татлы булганга.
Әнинең бөеклеген (бу сүз үзе күпме күркәм сыйфатларның мәгънәсен үз эченә ала!) ничәмә-ничә буын шагыйрьләр шигырь, поэма итеп кешеләр йөрәгенә илткән һәм илтә; прозаиклар новелла, хикәя, повесть, роман итеп укучыларына сөйләгән һәм сөйли; сынчылар, балчыкка, ташка җан өреп, иң гүзәл әсәр итеп койган һәм коя; композиторлар моңлы көй итеп язган һәм яза; җырчылар үлемсез җыр итеп җырлаган һәм җырлый…
Минем дә Әниләр турында гел ак каләм белән генә язасым килә. Алар бит иң зур ихтирамга, хөрмәткә, зурлауга-яратуга лаек. Әнә, радионы ачыгыз әле, көннәр буе Әниләр хөрмәтенә балалары үтенече белән матур-матур җырлар тапшыралар, аларның, җир йөзендә безнең әниебездән дә әйбәт әни юк, дип язган якты хатларын укыйлар. Мин шул бәхетле әниләр өчен җирем-күгем белән сөенеп, җыр тыңлыйм…
Су буеннан Әнкәй кайтып килә,
Каз каурые тоткан кулына.
Эзләренә җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына…
И-и, шатланадыр инде бу ана, шатлыклы күз яшьләрен тыя алмыйдыр дип уйлыйм. Тәүфыйклы балалар үстергән, бөтен яшәү рәвеше, булмышы белән баш хәрефләрдән язылучы ӘНИ сүзенә лаек әниләр йөрәк парәләренең нинди кадер-хөрмәтен күрә, дип уйланам.
Әйе, Әни сүзенә лаек булганнары… Күзләре йомылганчы балаларының шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре белән яшәгәннәре. Балалары өчен иң зур кеше булып калганнары. Мин олыгаеп барган бер ир-атның тәмәкесен күзләре күрмәгән карт әнисеннән яшереп кенә тартканын беләм. Мин әнисе үгет-нәсыйхәт укыганда, илледән узган хатынның, беренчегә төшкән мәктәп укучысы шикелле башын иеп, кызарып, оялып басып торганын беләм… Әйе, юньле аналарның балалары да юньле дип әйтмәкчемен дә ул.
Зәйфә Салихова, Башкортстан
Бу язманы тулысынча “Татарлар” газетасында укый аласыз.