Гүзәл Нигъмәтова
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата – баба нигезендә яши башлый. Теле “әни” сүзе белән ачыла.
Әни….Әнкәй…Нинди олы сүз бу! Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр. Ул һәркем әйтә торган тәүге сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә бердәй яңгырый. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми. Ачуланса да, шелтәләсә дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми. Кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Ислам динендә ана изге зат итеп санала.
Бер хәдистә “Анаң, аннары анаң, аннары анаң, аннан соң гына атаң” , диелә. Бу хәдис язылганнан соң күпме сулар аккан, дөньялар үзгәргән, әмма ул сүзләрнең олуг мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Бөтен дөньяда Аналар көнен зурлап билгеләп утәләр икән,
димәк , ул — изге зат. Чөнки әниләр – җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзми саклаучы. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде.
Минем дә газизләрдән газиз әнием бар! Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән. Мин кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем.Ул нинди генә эшкә тотынса да – барысы да минем өчен дип, минем хакка эшләнә. Әниемдә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Кешелеклелек, игелеклелек, изге күңеллелек нәселдән киләдер инде, әлеге сыйфатлар әниемә дә күчкән. Әнием — тыйнак, гадел кеше. Ул минем иптәшем, сердәшчем, һәртөрле авырлыклардан яклаучым, саклаучым. Минем әнидән дә назлы, сөйкемле кеше юктыр!? Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле – тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән “кызым” диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!
Азнакай районының 11 нче сыйныф укучысы Гүзәл Нигъмәтова язмасын тулысынча “Татарлар” газетасында укый алырсыз.